Тонометр төгәллеген бушлай тикшерт

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Казанлыларга артериаль басымны үлчәү приборларының төгәллеген тикшерергә тәкъдим итәләр.

Бөтенроссия социаль акция Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән һәм бөтен ил буенча 6 апрельдән 8 апрельгә кадәр барачак.

Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге белгечләре түләүсез нигездә, 2022 елның 6 апреленнән 8 апреленә кадәр үзәктә (Казан ш., Журналистлар ур., 24 йорт) 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр көнкүреш монометрларының параметрларын контрольдә тоту өчен гражданнарны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International