Казанда “Илкүләм проектлар: Татарстан 2021” республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең фотографы Диләрә Эстринаның эше «Туры караш» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
2021 елда «Илкүләм проектлар: Татарстан 2021» республика фотоконкурсына барлык муниципаль берәмлекләрдән һәм республика министрлыкларыннан 2,5 меңнән артык эш кергән.
Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
"Фотоконкурс аша кешеләр ишегалларының ничек төзекләндерелүен, мәдәният һәм спорт объектларының төзелүен, юлларның тәртипкә китерелүен күрсәтә", - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
«Мин үзем ике тапкыр әни. Һәм хәзер Яр Чаллы шәһәрендә перинаталь фотосурәтне үстерәм - бу яңа туган сабыйларның дөньяга килүенең бәхетле мизгелләре. Бездә, Кама балалар медицина үзәгендә, яшь һәм актив җитәкчеләр-мондый башлангычларны хуплыйлар. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә безнең медицина үзәгендә пациентлар өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган: бу индивидуаль бала тудыру заллары, заманча операция бүлмәләре. Шуңа күрә безгә туган якларына башка шәһәрләрдән киләләр", - дип фикерләре белән уртаклашты фотоконкурс җиңүчесе Диләрә Эстрина.