Беренчел звеноны модернизацияләү программасы медицина ярдәме сыйфатын күтәрә

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш районының Рождествено авылында табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды. 1972 елда төзелгән бинада барлык инженерлык коммуникацияләре – җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, вентиляция, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системалары тулысынча алмаштырылган. Шулай ук учреждение өчен яңа җиһазлар сатып алынды. Рождествено табиблык амбулаториясе Лаеш РҮХнең 13 авылына хезмәт күрсәтә. Халык саны 5 меңгә якын.

Эшләрне башкаруга акча сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән. 2022 елның гыйнварыннан программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән. Быел әлеге программа буенча республиканың 1 табиблык амбулаториясе һәм 14 сырхауханәсе капиталь ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International