Югары Осланда табиблык амбулаториясенең балалар поликлиникасы бүлеге модульле технология буенча төзелгән. 7 февральдән башлап табиблар яңа бинада пациентларны кабул итә. 190 квадрат метрда сөт кухнясы, ике табиб кабинеты, процедура һәм прививка кабинетлары, сәламәт бала кабинеты, стоматология кабинеты, картотека бүлмәсе урнашкан. Персонал өчен ашханә, ике санузел, санитария бүлмәләре бар, аларның берсендә сабыйларны юарга, киендерергә була. Барлык биналар да СанПиН таләпләре буенча ясалган.
Югары Осланда модульле табиблык амбулаториясенең балалар бүлеге узган ел ахырында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Объектның гомуми бәясе - 14,5 млн. сум, быел программа «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кертелгән. 2021 елда бу программа буенча Татарстанда 917,404 млн сумлык 12 яңа поликлиника, амбулатория һәм ФАП төзелде.