Урыссу район хастаханәсендә йомгаклау медицина советы үтте

2022 елның 1 апреле, җомга

Урыссу РҮХдә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашында йомгаклау медицина советы булды.

Оешманың эшчәнлеге турында төп доклад белән "Урыссу РҮХ" ДАССУ баш табибы Светлана Шакирова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2021 ел катлаулы булды, Ютазы районы медхезмәткәрләре бөтен көчләрен һәм белемнәрен яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә һәм пациентларның тормышын саклауга юнәлдерде. Әмма демографик хәл мактанырлык түгел: табигый кимү 13,2 промилле тәшкил итә. Үлүчеләр саны рейтингында беренче урынны - йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче урынны – коронавирус йогышы, өченче урынны онкология алып тора.

Ютазы районында уртача гомер озынлыгы - 74,5 ел. Барлыгы 167 бала туган.

2021 елда Ташкичү авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча модульле ФАП ачылды,  ЭКГ һәм АД холтеры сатып алынды, Урыссу үзәк район хастаханәсенең автопаркы 4 автомашина белән яңартылды.

Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган район башлыгы Аяз Шафигуллин Ютазы медиклары алдына иң төп бурычны - халыкның үлем-китем санын киметү бурычын куйды. Чара ахырында иң яхшы медицина хезмәткәрләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International