Алексеевск районында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашында йомгаклау медицина советы узды.
«Алексеевск РҮХ» ДАССУ 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында төп доклад белән баш табиб Илнар Вильданов чыгыш ясады.
Covid-19 белән бәйле вәзгыять шартларында хастаханәдә планлы эш режимыннан берничә тапкыр барлык медицина һәм медицина булмаган ресурсларын кичекмәстән мобилизацияләүгә күчәрергә туры килде.
Демографик күрсәткечләр буенча 9,7 промилле туучылар саны буенча уңай динамика күзәтелә, әмма халыкның табигый артуы тискәре күрсәткечкә ия -7,3.
2021 елда Алексеевск хастаханәсенә эшкә 4 табиб һәм 7 урта медицина хезмәткәре килде, шуларның 3се ФАПка кабул ителде.
Узган ел учреждениенең матди-техник базасы да шактый ныгытылды: Урманасты Шынталысы авылында модульле ФАП файдалануга тапшырылды; район үзәк хастаханәсе стационарында рентген компьютер томографы эше җайга сылында; Урта Тигәнәле авылында ФАПка капиталь ремонт ясалды.
Чара ахырында иң яхшы медицина хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство бүләкләре, Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Алексеевск РҮХнең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.