Яңа Чишмә РҮХдә 2021 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Утырышта 2021 елга йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар куелды. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Метрология һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты.

Баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская билгеләп үткәнчә, 2021 елда эшкә яраклы  2723 кеше диспансерлаштыру узган, тикшерелгән кешеләрнең 21,5% ында беренчел патология ачыкланган. Шулай ук 2375 бала диспансерлаштыру үткән. 60 яшьтән өлкәнрәкләргә - 650 кеше диспансерлаштыру үткәрелгән.

162 кеше югары технологияле медицина ярдәмен алган, болар - буыннарны алмаштыру, стентлау, аортокоронар шунтлау, МРТ, РКТ һ. б.

Кызганыч, 2021 елда районда 273 кеше үлгән, үлүчеләр саны 66 кешегә арткан.

2021 елда РҮХ сырхауханәсенә капиталь ремонт ясалган, Андреевка авылында ФАП төзелгән, амбулатор-поликлиника хезмәте өчен 5 яңа автомобиль алынган.

Надежда Попкова учреждение хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Эш киңәшмәсе ахырында алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Хезмәткәрләргә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, РҮХ администрациясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International