Менделеевск районының Актазики авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Тантанада район җитәкчесе Радмир Беляев, «Менделеевск РҮХ» ДАССУ баш табибы Оксана Бахматова, авыл халкы катнашты.
Яңа ФАПта халыкка сыйфатлы беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Җирле иҗат коллективы чыгышыннан соң, кунаклар яңа ФАП бинасын карады.