Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасы шәһәрнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең ир-ат командалары арасында волейбол ярышларында җиңде

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

"Сәламәтлек-2022" Спартакиадасы кысаларында Яр Чаллыда шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Медицина хезмәткәрләре арасында Спартакиада 22 ел дәвамында үткәрелә.

Быел медицина хезмәткәрләре шахмат, бадминтон, өстәл теннисы һәм йөзү уеннарында көч сынаштылар инде. 26 мартта хатын-кыз волейболчылар уены бик мавыктыргыч булды, ә 2 апрельдә ир-атлар командалары арасында волейбол уены узды.
Финал уеннарында җиңү өчен ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, 5-нче номерлы Шәһәр хастаханәсе, Дентал-Форте, 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе командалары көч сынашты.

Беренче урынны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасы яулады.

Ярышларда җиңүчеләр кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International