Яшел Үзән районының Кызыл Яр авылында яшәүче 600дән артык кеше яңа ФАПта медицина ярдәме ала

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Яшел Үзән районының Кызыл Яр авылында яшәүче 612 кеше медицина ярдәме сорап җирле фельдшерга мөрәҗәгать итә. Ул пациентларны яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итә. ФАП бинасы узган ел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән. ФАП декабрьдә ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International