Балалар республика клиник хастаханәгә 125 пациент хайваннарның тешләве белән мөрәҗәгать итте

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

2022 елның 1 гыйнварыннан БРКХнә төрле тешләүләр белән 125 пациент мөрәҗәгать итте. Бу очракларның 74 се йорт хайваннарының, 45е – урам хайваннарының, 6 сы - башка хайваннарның тешләүләренә туры килә. Шуларның эт тешләве -82 очрак. Песиләр сирәгрәк, әмма алар да тешли – 34 очрак. 9 очрак тычкан, әрлән һ. б. ларга туры килә.

Хайван тешләгән очракта яраны мөстәкыйль килеш агым суда 15 минут дәвамында сабын белән яхшылап юарга, йод эремәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән медицина учреждениесенә (травматология пункты) мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип искәртә табиблар. Анда сезгә квалификацияле ярдәм күрсәтәчәкләр, дәвалау-профилактик прививкалар курсы билгеләячәкләр, профилактик прививкаларны узу кирәклеге һәм прививкалар курсы бозылганда мөмкин булган нәтиҗәләр турында мәгълүмат бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International