Лениногорск РҮХнең Тимәш фельдшер-акушерлык пункты иске бина урынына төзелә. Гомуми мәйданы 78,35 кв. м. булган модульле бина Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төзелә. Эшләрнең бәясе 8 190, 36 мең сум тәшкил итә.