Психотерапевт Гөлфия Гаянова Казан студентларына депрессия халәте турында лекция укыды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

 

6 апрель 2022 ел., чәршәмбе

 

ВОЗ депрессияне кызыксынуны югалту, шатланмау, ләззәт тапмау, үзен гаепле санау, йокы, аппетит бозылу, арыганлык һәм начар концентрация белән характерлана торган киң таралган психик бозу буларак билгели. Мондый халәтләргә китергән сәбәпләр шактый күп.

Депрессия һәм аннан чыгу юллары турында Казан дәүләт мәдәният институты студентларына ТР атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең психотерапевты Гөлфия Гаянова лекция укыды.

Гөлфия Гаяноваг тарафыннан яшьләргә көн режимын үтәү, туклану режимын үзгәртү буенча киңәшләр бирелде. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту, физик культура белән даими шөгыльләнү белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару, туганнар, якыннар белән мөнәсәбәтләрне ныгыту кирәклеге турында да әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International