Сәламәтлек көне зарядка белән башланды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы сырхауханәсендә иртә гимнастикадан башланды. Эш көне башланганчы 6.45 сәгатьтә медиклар бүлекләрдә зарядка ясады.

Әлеге чара ел саен 7 апрельдә үткәрелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән.

Бу көнне үз-үзен кайгыртуның мөһимлеге турында искә төшерүче чаралар узачак. Бу - пациентлар өчен дәвалау гимнастикасы һәм аквааэробика, авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International