Казан Ратушасында Татарстан башкаласының медицина династияләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Табиб гаиләләрен шәһәр башлыгы Илсур Метшин котлады.
«Бүген бу залда көн саен югары максат – Татарстан башкаласы халкының сәламәтлеген саклау хакына армый-талмый эшләүче кешеләр җыелган. Безнең очрашуның нәкъ менә 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә узуы символик мәгънәгә ия. Үз тормышларын дөньядагы иң хөрмәтле, гуманлы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсенә багышлап, медицина хезмәткәрләре күркәм миссия үти: кеше гомерләрен коткара, безнең иң кадерле әйберебез – сәламәтлегебезне сакларга ярдәм итә», - дип искәртте мэр.
Бүген Казанда алты табиб династиясен бүләкләделәр. Гомуми медицина стажы 166 ел тәшкил иткән Минабетдиновлар династиясен, Людвиковлар (129 ел), Ибраһимовлар (181 ел), Медведчуклар, Коломенскийлар, Камалетдиновлар (167 ел), Соловьевлар (114 ел) һәм Вахитовлар (328 ел) династияләрен котладылар.
Фоторепортаж карарга