Казанда офтальмологиядә яңа технологияләр турында фикер алышачаклар

2022 елның 8 апреле, җомга

15-16 апрельдә профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 100-еллыгына багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр 2022» Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Катнашу өчен офтальмологлар, офтальмология бүлекләренең (кабинетларның) шәфкать туташлары, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү медицина оешмаларының офтальмология кафедраларының профессор-укытучылар составы, шулай ук «Офтальмология» белгечлеге буенча белем алучы ординаторлар һәм аспирантлар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International