Казан дәүләт медицина университетында «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе чикләрендә «Сәламәтлек саклауда волонтерлык» темасына түгәрәк өстәле үтте.
Очрашуда Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР ССМ «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, ТР ССМ «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Асия Җәләлиева, Татарстан Республикасында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова катнаштылар, «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге волонтерлары катнашты. Чарада ике ел эчендә волонтерларның эш нәтиҗәләре, киләчәккә бурычлар турында фикер алыштылар.
Волонтер-медикларның республика штабында 4000нән артык волонтер исәпләнә, Татарстан Республикасының45 медицина оешмасы, 72 белем бирү оешмасы белән хезмәттәшлек итә; 9 җирле бүлек ачылган. Волонтер-медиклар 7 юнәлеш буенча эшли.