Бүген Бөтендөнья Паркинсон авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның символы - кызыл мәк.
Бу көн 1755 елның 11 апрелендә беренче тапкыр чирне тасвирлаган инглиз табибы Джеймс Паркинсон туган көне белән бәйле. Джеймс Паркинсонның "Калтыраткыч паралич турында эссе" эше 1817 елда дөнья күрә.
Паркинсон авыруы - киң таралган, хроник неврологик авыру. Ул баш мие дофамин эшләп чыгаруны бозылышы аркасында барлыкка килә, бу исә хәрәкәт итү функцияләре өчен җавап бирүче баш мие күзәнәкләре бозылуга китерә. Авыруның төп билгесе даими калтырану һәм мускулларның тартылышы, шуңа максатчан хәрәкәтләрнең катлаулылыгы, тигезләнешне югалту проблемасы тора.