Республика клиник онкология диспансеры белгечләре Ютазы районының Урыссу үзәк район хастаханәсендә булдылар. РКОДның баш табибы урынбасары Резеда Мөхәрләмова һәм табиб-статистик Юрий Аржанов онкологик ярдәм күрсәтү белән бәйле актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә игътибар иттеләр.
Резедә Мөхәррләмова Ютазы районында гына түгел, бөтен республика буенча яман шешләрдән үлүчеләр санының артуы сәбәпләрнең берсе - авыруны соңгы стадияләрдә ачыклау, дип билгеләп үтте. "Диспансерлаштыру һәм диагностика вакытында дефектлар китә. Диагностика һәм дәвалау алгоритмнары үтәлми",-дип ассызыклады табиб-онколог.
Урыссу РҮХдә яман шеш диагнозы белән барлыгы 529 кеше исәптә тора. Шуларның 66,7% ы-1 һәм 2 стадиясендә. Агымдагы елның узган ике аенда исәпкә 6 кеше алынган.