Ел саен «Чистай РҮХ» ДАССУ пациентларның һәм шәһәр халкының игътибарын үз сәламәтлекләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән берничә мәгълүмати-профилактик чаралар оештыра.
Шулай итеп, сырхауханәнең хезмәткәрләре "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар йортына килеп киттеләр. Табиб-терапевт Светлана Галәүтдинова учреждение карамагындагылар өчен сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрде.