Мамадыш үзәк район хастаханәсе табиблары шимбә көнне ашыгыч чакыру буенча кабул итүгә килгән хатын-кызны коткардылар. Пациентка корсактагы авыртуларга зарланды.
Кама табиб амбулаториясе терапевтлары тарафыннан беренчел карап чыкканда «кискен панкреатит»диагнозы куелды. Мамадышта хатын-кызны терапевт, гинеколог, хирург карадылар.
Пациентканы ашыгыч лапароскопик диагностикага җибәрү турында карар кабул ителде.
Нияз Нургаяз улы Мифтахетдинов үткәргән операция барышында корсак куышлыгында 2 литрга якын кан, селезенка өзелүе ачыкланган.
Бер сәгатьлек операция пациентның гомерен саклап калган, хәзер ул үзен канәгатьләнерлек хис итә, төзәлүгә бара.
"Мамадыш РҮХ»ДАСУ