Спас районы һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары юл-транспорт һәлакәтенә очрап, бер сәгать карда яткан ир-атны коткарды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Спас РҮХ һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары командасы Болгар астында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан 47 яшьлек җиңел автомобиль йөртүчене коткарды.

Һәлакәткә очраган ир-ат сүзләренә караганда, ул алдагы машинаны узып киткәндә, каршыга килә торган автомобиль белән бәрелешмәс өчен читкә тайпыла һәм трассадан кюветка оча. Ир кеше машинадан карга ыргытыла, әмма ул вакытта яныннан узып баручы машиналарның берсе дә туктамый.

«Кар көртләрендә машина күренми иде, мин юлга якынрак үрмәләдем. Мине күреп машина туктагач, мин аңымны югалттым. Хастаханәдә генә аңыма килдем», – дип искә ала зыян күрүче.

Ир-ат карда күпме яткан әйтү кыен, әмма берәр сәгать булгандыр дип фаразлана.

Ашыгыч ярдәм машинасы белән ирне Спас хастаханәсенә китерәләр, аңа корсак эчендәге кан агуны туктату өчен операция ясыйлар. Хирургик тыкшынудан соң, санавиация вертолеты белән ирне Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китерәләр, анда ул тагын берничә операция кичерә.

Хәзерге вакытта зыян күргән ир-ат үзен канәгатьләнерлек хис итә.

Шуны әйтеп үтик, санитар авиация «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International