Министр Марат Садыйков Алабугага эш сәфәре кылды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кичә эш визиты белән Алабуга муниципаль районына килеп китте. Аны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Нургаянов һәм Алабуга район үзәк хастаханәнең баш табибы Рамил Сәфәров каршы алды.

Марат Садыйков шәһәр җитәкчелеге вәкилләре белән берлектә  бала тудыру йорты, йогышлы авырулар бүлеге һәм йөрәк-кан тамырлары үзәге биналарын карап чыкты. Әлеге объектларның һәркайсы ремонт таләп итә.

Аерым алганда, 70нче елларында ук төзелгән «йогышлы авырулар бүлеге» бинасы таушалган . Пандемия вакытында вакытлы ковид госпитале оештырылган бала тудыру йортында электр үткәргечләрне, вентиляцияне, тәрәзә рамнарын алыштыру, фасадны яңарту кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International