БРКХ Сәламәтлек үзәге табиблары балалар йортларында медицина тикшерүләрен үткәрә

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Балалар Республика клиник хастаханәсенең сәламәтлек үзәге белгечләре балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә медицина тикшерүнүен үткәрә.

Ике айда Чүпрәле районының «Теплый дом» приютында һәм Лаеш балалар йортында яшәүче 60 бала тикшерелде.

Белгечләр бригадасы педиатр, невролог, эндокринолог, офтальмолог, психиатр, стоматолог, хирург, уролог, гинеколог, ортопед, отоларинголог белгечләреннән тора.

ЭКГ, ЭХО.КГ, корсак куышлыгы, бөер, калкансыман биз, орлыклык капчыгы, кече оча сөяге органнары, лаборатор тикшеренүләр (кан анализы, бәвелнең гомуми анализы, кан глюкозы) үткәрелә.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча ачыкланган патологиягә карап һәр балага сәламәтләндерүнең һәм дәвалауның индивидуаль планы төзелә.

10 балада беренче тапкыр патология ачыкланды. Соңрак аларны Балалар республика клиник хастаханә сырхауханәсенә тикшерүгә алып киләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International