Кама балалар медицина үзәгенең акушер-гинекологлары бүген 02:05 сәгатьтә Украина гражданкасына бала табарга ярдәм итте. Яшь әти-әниләр Юлия һәм Сергей балага Александр исемен куштылар. Саша гаиләдә икенче бала, аның 13 яшьлек апасы Мария бар.
Яшь гаилә Луганск өлкәсеннән Чаллыга март аенда килгән. Юлия һәм Сергей перинаталь үзәк персоналына кайгыртучанлык һәм игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. Алар өчен кечкенә кешенең дөньяга килүе – ул яңа тыныч тормыш символы.