Республикада бер елда 50 тоннадан артык кан әзерләнә

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Республика кан үзәге татарстанлыларны Илкүләм донор көненә туры китерелгән язгы донор акциясенә кушылырга чакыра. Әлеге чара 2007 елдан башлап ел саен 20 апрельдә билгеләп үтелә.

1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф беренче тапкыр илебез практикасында бала табучы хатынга аның иренең канын сала һәм шуның белән аның гомерен саклап кала.Бу вакыйга Россиядә кан донорлыгы үсешенә нигез сала.

Бу көн донорларга — бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен үз канын бушлай тапшыручы кешеләргә багышланган.

Татарстан Республикасы буенча барлык донорлар саны 32 меңнән арта (2021 ел – 32 605 кеше).

Ел саен республикада 50 тоннадан артык кан әзерләнә, ул компонентларга эшкәртелә. Кан компонентлары 30 меңнән артык пациентка медицина ярдәме күрсәтү процессында кулланыла.

"Игелекле Казан" АКБО һәм "КФУ-игелекле кешеләр планетасы" үзәге белән берлектә  DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры хезмәткәрләре  ярдәме белән 20 апрельдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр ТР ССМ Республика кан үзәгендә (Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85 йорт) Язгы донорлар акциясе: Милли донор көне узачак. Донорларны бәйрәм атмосферасы һәм күңелле сувенирлар көтә.

Канны башка көннәрдә дә тапшырырга була. Кан үзәге көн саен эшли. Кабул итү сәгатьләре 7:30дан 13:00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International