Теләче муниципаль районында Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Төзүчеләр металл каркас урнаштырды, диварларны күтәрә. Модульле типлаштырылган бина март ахырында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә башлады. Быел ул «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.
Алан һәм Ключище авылларында яшәүче 450 кеше заманча шартларда беренчел планлы һәм ашыгыч медицина ярдәмен ала алачак.
Хәзер пациентларны Алан балалар бакчасы бинасында 31 кв. м мәйданлы җайлаштырылган бинада кабул итәләр. Район үзәк хастаханәгә кадәр - 12 км.
2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 29 ФАП төзү планлаштырыла.