Академик С. Н.Федоров исемендәге Чебоксар клиникасының табиб-офтальмологлары Татарстан Республикасы балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең күз авыруларына күчмә диагностикалауны үткәрәчәк. Сәфәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк ис. Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУ чакыруы буенча оештырыла.
18 апрельдән 22 апрельгә кадәр федераль дәрәҗәдәге дәвалау оешмасының балалар табиб-офтальмологлары консультатив кабул итүне үткәрәчәк. Проект барышында 200 дән артык ятим бала сыйфатлы тикшерү узачак. Әлеге диагностик тикшеренүләр һәм күрү органы авыруларын ачыклаганда үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә балаларга дәвалау билгеләнәчәк, кирәк булган очракта югары технологияле операциягә Чебоксар клиникасына җибәрәчәкләр.
Әлеге хәйрия проекты Татарстан Республикасының түбәндәге балалар социаль учреждениеләрендә үтәчәк:
18 апрель - Яшел Үзән районы «Нурлат балалар йорты» (Яшел Үзән районы, Нурлат авылы, Ленин ур., 8);
19 апрель - «Казан шәһәре Идел Буе районының балалар йорты» (Казан шәһәре, Агрономия ур., 14);
20 апрель - «Лаеш балалар йорты» (Лаеш районы, Лаеш шәһәре, Космонавтлар ур., 2);
21 апрель - «Чистай балалар йорты» (Чистай шәһәре, Нариманов ур., 58);
22 апрель - «Әлмәт балалар йорты» (Әлмәт шәһәре, К.Цеткин ур., 54).