Хастаханәнең 40 еллыгында Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яңартылган биналарда кабул итәләр

2022 елның 15 апреле, җомга

Чүпрәле район үзәк хастаханәнең Иске Шәйморза участок хастаханәсендә капиталь ремонт декабрь аенда тәмамланды. Яңартылган медицина учреждениесе пациентларны гадәти режимда кабул итә. Хастаханәнең типлаштырылган ике катлы кирпеч бинасы 40 ел элек, 1982 елда җирле колхоз акчасына төзелгән булган. Эксплуатация елларында ул искергән. Соңгы ремонт 2008 елда ясалган булган.

Хастаханәдәге үзгәрешләр турында табиб Р.А. Мөхәммәдьяров сөйләде: «Капиталь ремонт нәтиҗәсендә хәзер бүлмәләрдә якты, кайнар һәм салкын су бар, җылылык җайга салынган, канализация, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системасы, кабинетларда компьютерлар куелган. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеме өчен пандус ясалган. Азык-төлек блогында һәм процедура кабинетларында шартлар уңай якка үзгәрде. Стоматология кабинетлары җиһазландырылган. Барлык диварлар, идәннәр һәм түшәмнәр заманча материаллар белән эшләнгән. Түбәне яптылар, диварларга вентфасад беркетелгән. Хастаханәгә керү юллары асфальтланган. Хастаханә территориясе периметры буенча яңа коймалар куелган. Гомумән алганда, хастаханәнең эчке һәм тышкы кыяфәте яхшырды".

Участок хастаханәсендә гомуми практика табибы һәм стоматолог кабул итә; 14 терапия профиле эшли: тәүлек әйләнәсе 10 һәм көндезге стационарның 4 койкасы; лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.

Медучреждение берничә торак пунктта яшәүче 2152 кешегә хезмәт күрсәтә: Иске Шәйморза, Чуаш Шәйморзасы, Кече Шәйморза, Зур Чынлы, Кече Чынлы, Борындык.

Иске Шәйморза участок хастаханәсенә капиталь ремонт сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча үткәрелде. Ул авыл җирлегендә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2022 елның гыйнварыннан программа «Сәламәтлек саклау»милли проектына кертелгән. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә бөтен регион буенча медицина учреждениеләрен масштаблы реконструкцияләү бара. Быел 14 поликлиника һәм 1 табиб амбулаториясе капиталь ремонтланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International