Мамадыш РҮХдә Артериаль гипертонияле пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбендә дәрес узды. Дәресне сырхауханәнең иң тәҗрибәле белгечләренең берсе-табиб терапевт Каюм Әхмәтов үткәрде.
Каюм Котдус улы пациентларга артериаль гипертонияне дәвалау турында, кан басымының күтерелү сәбәпләре турында җентекләп сөйләде.
«Мамадыш РҮХ» ДАССУда «Д» учетында артериаль гипертония белән 5503 кеше тора.