Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансерының 45 еллыгына багышланган, «Психиатриянең һәм наркологиянең көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференция үтте.
Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Оренбург өлкәсенең баш психиатр-наркологы Владимир Карпец, республиканың наркология хезмәте ветераннары һәм Россия төбәкләреннән белгечләр катнашты.
Наркодиспансер тарихы турында доклад белән ТР ССМ баш психиатр-наркологы, РКНД медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева чыгыш ясады. 1977 елда 250 урынлы Республика наркология диспансерын ачу турында ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына кул куела. Беренче баш табиб Никольская Любовь Дмитриевна була. РНД структурасында алкоголь һәм наркотик исереклегенә экспертиза кабинеты, аноним кабинет һәм амбулатор консультатив кабул итү кабинеты булдырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансеры - республиканың баш наркология учреждениесе. Аның төп профиле булып эчкечелек һәм наркомания белән интегүче авыруларны дәвалау тора.
2021 елның декабрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән диспансерга «клиник» статусы бирелә. РКНД - «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы лауреаты.