Түбән Кама иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре балалар һәм өлкәннәр өчен лекцияләр үткәрде

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре шәһәр һәм район халкына теге яки бу авырудан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләүләрен дәвам итә. Табиблар Диләрә Нуриәхмәтова һәм Юлия Чуданова Шеңгәлче мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре өчен дәрес үткәрде. Инфаркт яки инсультка юл куймау, йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге турында искә төшерде, ә укучыларга колакларын сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук Ю. Чуданова «Радуга» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты һәм көн режимын саклау, хәрәкәт итү, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу, гигиена һәм дөрес туклану әһәмиятлеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International