Казанда профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 100-еллыгына багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр - 2022» Республика фәнни-гамәли конференция узды.
Чарада Россиянең 200 шәһәреннән һәм якын чит илләрдән 1500 дән артык кеше катнашты. Конференциядә катнашучылар яңа методикалар һәм технологияләр турында, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.