Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү темасын яктырту буенча регионнар арасында беренче бишлеккә керде. 2021 ел нәтиҗәләре буенча рейтинг Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан төзелде һәм бастырып чыгарылды. Татарстан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан кала дүртенче урында тора.
Исегезгә төшерәбез, Россия президенты инициативасы белән эшләнгән программа кече торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Субсидияләр 2021-2023 елларга ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы буенча федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бирелә.
2021 елда Татарстанда 3 поликлиника, 2 табиблык амбулаториясе, 7 фельдшер-акушерлык пункты төзелде, 20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиб амбулаториясе капиталь ремонтланды, 12 берәмлек медицина җиһазлары кайтарылды, 501 автомобиль сатып алынды.
Быелдан программа «Сәламәтлек саклау»милли проектына кертелгән. 2025 елга кадәр Россиядә 2500 дән артык медицина объекты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, 7600дән артык сәламәтлек саклау учреждениеләре бинасы ремонтланачак, 20 800 машина һәм 120 200 медицина җиһазлары сатып алыначак.