Лаеш районының Рождествено авылының табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт башкарылган

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Лаеш районының Рождествено авылының табиблык амбулаториясендә башкарылган эшләр медицина учреждениесе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде. Район халкы сыйфатлы медицина ярдәме ала, медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы хезмәт шартлары булдырылган. Бинаны капиталь ремонтлау «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы акчасына башкарылды. 1972 елда төзелгән бинада барлык инженерлык коммуникацияләре – җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, вентиляция, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системалары тулысынча алмаштырылган. Җиһазлар сатып алынган.

Амбулатория 3901 кешегә беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтә. Амбулаториягә хезмәт күрсәтү зонасында 8 фельдшер-акушерлык пункты эшли: Атабай, Татар Сараланы, Ташкирмән, Сингел, Тангачы, Нармон, Әстерхан, Тетеево.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International