Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре кан донорлары булды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

20 апрельдә билгеләп үтелә торган Россиядә Милли донор көне алдыннан Татарстан Республикасының пенитенциар ведомство хезмәткәрләре беренче тапкыр кан тапшырды.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә Татарстан Республикасы буенча Россия ҖҮФХИнең 20 хезмәткәре 9 литр кан тапшырды. Күбесе, шул исәптән матбугат хезмәте башлыгы Ләйлә Садреева да, беренче тапкыр донор булды.

«Россиядә Милли кан доноры көненә багышланган акциядә катнашу ирекле булды һәм ведомство хезмәткәрләре инициативасы буенча оештырылды, аларның күбесе канны даими рәвештә тапшыра. Безнең хезмәткәрләр арасында мактаулы донорлар да бар. Мондый чараларда катнашып, без кемнеңдер гомерен саклап калырбыз дип өметләнәбез», - диде Ләйлә Садреева.

Донация алдыннан ҖҮФХИ хезмәткәрләре табиб тарафыннан карап тикшерелде, шулай ук кан төркеменә һәм гемоглобин дәрәҗәсенә лаборатор тикшерү уздылар. Кан тапшыруга барысы да кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International