Яр Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсе энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча бәйгедә җиңүчесе дип танылды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе Татарстан оешмалары - "Татэнерго" АҖ җылылык энергиясен кулланучылар арасында "Ышанычлы партнер - 2021" номинациясендә җиңүче дип танылды.

Казанда энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы - 2022 (ТЭФ-2022) уза. Чараны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

Форумга бөтен Россиядән оешмалар, идарәче компанияләр җитәкчеләре, бизнес вәкилләре һәм энергетика тармагы белгечләре килде. Барлыгы чарада Россиянең 34 төбәгеннән 63 компания һәм республиканың 29 компаниясе катнаша.

Шуны да билгеләп үтик, 5нче шәһәр хастаханәсе 2021 елда гади электрон имза кулланып, электрон документ әйләнеше системасын кертте һәм мәгълүматларны ГИС-системасы аша тапшыра. Хастаханә эш процессларын цифрлаштыру эшенә актив кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International