20 апрель - Россиядә Милли донор көне. Бүген Казан гаиләсенең донорлар династиясе турында сөйләячәкбез. Бу - Россиянең Мактаулы доноры Андрей Викторович Паткин, Россиянең Мактаулы доноры Максим Викторович Паткин һәм Кирилл Максимович Паткин.
Паткиннар донорлар династиясенең барлык донацияләренең гомуми санын кушсак, 626 була!!! Ә бу 14 л 850 мл тапшырылган кан, 247 л 500 мл плазма һәм 70 литрдан артык тромбоцит тәшкил итә.
Беренче булып донорлар хәрәкәтенә Андрей Паткин килгән иде.
"22 ел эчендә 383 тапкыр кан тапшырдым. Айга якынча 1 тапкыр кан тапшырам. Миңа кыен түгел, аның каравы файдасы зур. Әгәр син башкаларга ярдәм итсәң, кешеләр, һичшиксез, сиңа авыр вакытта ярдәм итәр", - ди Андрей Викторович.
Андрей мисалында донор хәрәкәтенә абыйсы Максим кушылды. Паткиннарның иң кечесе Кириллның әтисе һәм абыйсының үрнәге бар иде, шуңа күрә кан тапшырырга яки тапшырмаска дигән уй да юк иде инде.
Өлкән Паткиннар РФнең Мактаулы донорлары булып торалар, моннан тыш, 2017 елда Андрейга донорлар хәрәкәтенә шәхси өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде, ә Максим 2017 елда "Россиянең иң яхшы доноры - 2017" конкурсының "тромбоцитларның максималь саны" номинациясендә лауреаты булды.