Чистайдан югары категорияле табиб, психиатр, психоневролог Светлана Ильинична Лепилова үзенең юбилей көнен - 85 яшьлеген билгеләп үтә.
Ул бөтен гомерен балаларга багышлый. Аның гомуми хезмәт стажы -51 ел. «Алтын йөрәкле кеше» исеменә ия, «Иң яхшы санбюллетень - 2002» республика конкурсында җиңүче, 2010 елда Германиягә, Марбургка производство сәфәре белән бүләкләнгән. Светлана Ильинична Лепилова - "Сәламәтлек саклау легендасы-2013".