Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиблары Кама Аланыннан килгән 60 яшьлек пенсионерны коткарды. 2нче гинекология бүлегенә Татьяна Глухова корсакта зур шеш белән эләккән.
«Хатын корсагы үсүгә зарланып мөрәҗәгать итте, - дип сөйли бүлек мөдире Эльмира Магомедова. - Пациент сүзләренә караганда, ул соңгы өч ай эчендә корсакның артык үсүен күзәткән. Ә апрель башыннан корсак сәгатьләп үк үскән. Онкомаркерларга анализ нәтиҗәләре буенча, аның барысы да тәртиптә иде, шуңа күрә ул онкологларда түгел, ә безнең гинекология бүлегенә эләкте».
Операция алдыннан пациент корсагы 37 атналык йөклелек булган кебек күренә иде. Ул вакытка Татьяна Алексеевна йөри алмады, аның тыны кысыла иде, утырса, аркасына ятса, шеш бөтен органнарны кысып, кискен авыртулар башлана иде. Корсакта шеш ни өчен өчен шундый тиз үсүе әлегә аңлашылмый. Бәхеткә, пациена, ул чын профессионаллар кулына эләкте.
Татьяна Алексеевнага гомуми наркоз астында катлаулы операцияне үтәргә туры килә, аның барышында табиблар кисем аша корсакның алгы стенасында кече оча сөягеннән аналык бизеннән түш сөяге очына кадәр булган зур шешне күрә. Операция уңышлы уза. Кисеп алынган шеш желесыман 18 килограмм авырлыкта була. Операция 1 сәгать 20 минут дәвам итте. Хәзер пациент үзен канәгатьләндерлек хис итә.
Татьяна Алексеевнаны коткаручылар:
Магомедова Эльмира Магомедовна-табиб акушер-гинеколог, 2нче гинекология бүлеге мөдире;
Хрусталева Ольга Юрьевна - табиб акушер-гинеколог;
Чигвинцев Владимир Григорьевич-табиб анестезиолог-реаниматолог;
Гарипова Ольга Николаевна-операция шәфкать туташы;
Фәйзуллина Ләйсән Кафил кызы - шәфкать туташы-анестезист.