Татарстанның иң яхшы шәфкать туташлары, фельдшерлары һәм фармацевтлары исемнәре аталды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

«2022 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсының (алга таба-Конкурс) республика этабына йомгак ясалды.

Конкурста Татарстан Республикасының 33 медицина оешмасыннан 61 белгеч һәм Татарстан Республикасының 8 фармацевтика оешмасыннан 9 белгеч катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән бәйгенең республика этабында җиңүчеләр дип:

«Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә:

Гатауллина Алсу Солтанхаким кызы, "Проф. А. Ф. Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе" ДАССу шәфкать туташы - анестезисты;

«Иң яхшы участок шәфкать туташы» номинациясендә:

Шакирова Лилия Әнвәр кызы, "Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе" ДАССУ участок шәфкать туташы;

«Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә:

Сарыкова Тамара Ивановна, "ТР ССМ Республика клиник хастаханәс " ДАССУ процедура кабинетларының өлкән шәфкать туташы;

«Иң яхшы акушер» номинациясендә:

Плужник Ирина Сергеевна, Казан шәһ. "Медицина университеты клиникасы" ДАССУ акушер-физиология бүлеге акуршеры;

«Иң яхшы фармацевт» номинациясендә:

Әхтәмова Роза Аркадьевна, "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" ДУП фармацевты, ТР Яшел Үзән районы 65нче үзәк район хастаханәсе;

«Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә:

Гомәрова Миләүшә Харис кызы,  "ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ 1нче операция блогының өлкән шәфкать туташы;

«Иң яхшы фельдшер» номинациясендә:

Вәлиева Алсу Илгиз кызы, "Проф. М. З. Сигал ис. ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры" ДАССУ паллиатив медицина ярдәме бүлеге фельдшеры;

«Иң яхшы лаборант» номинациясендә:

Шарикова Наталия Витальевна, "ТР ССМ Республика кан үзәге" ДАССУ фельдшер-лаборанты табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International