Милли донор көнендә Түбән Камадан 59 яшьлек Яхъя Сафиуллин йөзенче тапкыр кан тапшырды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Түбән Камада йөзгә якын кеше Милли донор көнендә катнашты. Бер дә таныш булмаган кеше гомерен саклап калу өчен 97 кеше 46 литр кан тапшырды, аларның 20се Кан үзәгенә беренче тапкыр килде, ә 59 яшьлек Яхъя Сафиуллин бүген йөзенче тапкыр кан бирде.

"Бары тик кешеләргә ярдәм итәргә генә кирәк", - ди мактаулы донор.

Ел саен шәһәр һәм күрше районнарда яшәүче 3000гә якын кеше кан әзерләргә булыша.

Шуны әйтеп узыйк, 1558 түбәнкамалы «Россиянең Мактаулы доноры» һәм «СССРның Мактаулы доноры» күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

"Без кан тапшыручы барлык донорларга һәм безгә ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт белдерәбез", - дип рәхмәтләр җиткерә кан үзәге хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International