Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре «2022 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме белән иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләр исемлегенә керделәр.
«2012 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды.
Конкурста Татарстан Республикасының 33 медицина оешмасыннан 61 белгеч һәм Татарстан Республикасының 8 фармацевтика оешмасыннан 9 белгеч катнашты.
Конкурста җиңүчеләр арасында - Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре –
«Иң яхшы участок шәфкать туташы» номинациясендә
I урын - Лилия Шакирова.
«Иң яхшы акушер» номинациясендә III урынны Гүзәл Шиһапова алды.