Казан укучылары Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең эше белән таныштылар

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Казан укучылары Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булдылар. Казанның 35-нче номерлы лицее укучылары өчен экскурсияне профориентация буенча сыйныф сәгате кысаларында оештырдылар.

Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә укучыларны баш табиб Фәрит Галәветдинов сәламләде. Ул балаларга ашыгыч ярдәм эшенең үзенчәлеген аңлатты.

Педиатрия бүлеге мөдире Ольга Кузнецова ашыгыч ярдәм бригадасын чакырыру тәртибе турында сөйләде һәм балаларга куркынычсызлык һәм имгәнүләрне профилактикалау кагыйдәләре турында искә төшерде.

Укучылар чакыруларны рәсмиләштерә торган оператив бүлектә булдылар, гаражда ашыгыч ярдәм машиналарын карадылар.

Балалар зур кызыксыну белән медикларны тыңладылар һәм экскурсиядән канәгать булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International