21-22 апрельдә Казанда «Татарстан Республикасында Вакцинопрофилактика» XXVII төбәкара фәнни-гамәли конференция уза.
Конференциядә терапевтлар, педиатрлар, эпидемиологлар һәм инфекционистлар, медицина югары уку йортлары студентлары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор белгечләре катнаша.
Конференция катнаш форматта онлайн һәи оффлайн үтә. Бүген чара Казан шәһәренең 10нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсенең актлар залында уза.
Ике көн дәвымнда катнашучылар йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау мәсьәләләре, медицинаның бу мөһим юнәлешендәге уңышлары һәм проблемалары турында фикер алышачак.