Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чикләрендә «Тукай РҮХ» ДАССУ 2021 елның июлендә 11 691 250,00 сумлык рентген маммография «Маммо-4-«МТ» аппараты кайтты. Әлеге аппарат сырхауханәнең нур диагностикасы бүлегендә урнаштырылган. ММГ эксплуатациягә керткәннән соң 1466 кеше тикшерелгән, 5864 снимок эшләнгән, 8 хатын-кызда сөт бизләренең яман шешләре, 316 хатын-кызда фиброз-кистез шешләр ачыкланган.
Сөт бизләре тикшерүне Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре хатын-кызлары уза.
Быел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.