Хезмәткәрләр арасында шахмат турнирын Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә уздырдылар. Шахмат көрәшендә әлеге спорт төрен яратучы 10 кеше, Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең төрле бүлекчәләре вәкилләре, табиблар һәм акушерлар, фельдшерлар һәм электромонтерлар катнашты.