Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш стратегиясен эшләү турында

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта республикада «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше стратегиясе»н әзерләү буенча актив эш алып барыла. Стратегия тарафыннан Татарстан Республикасының фәнни-технологик өлкәсендә дәүләт сәясәте максатлары, төп бурычлары, принциплары, төп юнәлешләре, гамәлгә ашыру чаралары билгеләнә.

Стратегия Татарстан Республикасының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруның мөһим өлкәләре буларак югары белем, фән һәм инновацияләр системасын үстерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.

Башкарма хакимият органнары, Югары уку йортлары һәм эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» Татарстан Республикасы дәүләт программасын һәм стратегиясен әзерләү буенча эшче төркем составына ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов һәм ТР ССМ Диспетчерлык үзәге директоры Р. И. Туишев керде.

Эшче төркем утырышлары көн саен барлык министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары, сәнәгать предприятиеләре катнашында онлайн режимында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International