Республика табиблары аортаның катлауларга кискен бүленүе белән берьюлы ике татарстанлының гомерен саклап калды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

29 мартта Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә ашыгыч медицина ярдәме машинасы 32 яшьлек ир-атны китерә. Пациент күкрәкнең кискен авыртуына зарлана, аның өйтүенчә, бу авырту корсак турысында һәм аркасында сизелә иде. Белгечләрдә шунда ук аортның катлауларга кискен бүленүенә шик була, моны компьютер томографиясе раслый һәм пациентны операциягә Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә илтү турында карар кабул итә.

–  7нче шәһәр хастаханәсе коллегаларыбызның диагнозны оператив һәм төгәл кую аркасында без аортаны һәм йөрәкнең аорталь клапанын протезлауга максималь тиз керештек,-дип шәрехли ТКДҮнең йөрәк-кан тамырлары хирургы, медицина фәннәре кандидаты Морат Мөхәррәмов. - Операциянең технологик кыенлыгы шунда ки, аортны алыштыру вакытында кан әйләнешенең тулы тукталышы таләп ителә. Организмның вакытлыча 20 градуска кадәр суынуын баш миеннән тыш барлык органнар да түзәргә мөмкин.  Шуңа күрә мондый очракларда без баш миен саклау техникасын – селектив перфузияне өстәмә рәвештә кулланабыз. Ягъни пациентның баш миен генә кан белән ясалма тәэмин итәбез. Операция план буенча узды, пациент тыкшынудан  тиз реабилитацияләнде, хәзер өйгә җибәрелде.

Оператив тыкшыну йөрәк-кан тамырлары хирургы Морат Наил улы Мөхәррәмов, кардиохирурглар Вадим Александрович Горбунов һәм Артур Эрик улы Каипов, операция апалары Эльмира Хөсәеновна Зөфәрова, Дилян Владимир кызы Хафизова, анестезиолог Ильяс Рафаил улы Халитов, анестезиология шәфкать туташы Наталья Владимировна Шарапова, табиб-перфузиолог Марат Радик улы Гайсин, шәфкать туташы-перфузиолог Ольга Константиновна Исмәгыйлова тарафыннан башкарылды.

Узган атнада шәһәрнең Медсанчастенә охшаш зарланулар белән хастаханәгә салынган Әлмәт кешесе дә шундый ук операциягә мохтаҗ булган. 60 яшьлек ир-атта белгечләр аортаның катлауларга кискен бүленүен һәм аның күкрәк бүлегенең зур аневризмасын ачыклый. Пациентның бөтен үзенчәлекләрен исәпкә алып, Медсанчасть табиблары операциянеТКДҮнең хирургия бригадасы белән бергә үткәрергә карар иттеләр, алар хезмәттәшләре үтенече буенча Әлмәткә оператив рәвештә юл алды. Тыкшыну килештерелгән план буенча узды, һәм хәзер пациент өйгә кайтарга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International