Иң яхшы массаж ясаучылар «Абилимпикс-2022» конкурсында билгеләнде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама медицина көллияте базасында «Массажист» компетенциясендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс 2022»VIII Милли чемпионатының региональ этабы узды.

Конкурста Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлаттан һәм Түбән Кама медицина көллиятенең «Медицина массажы» белгечлеге буенча (күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны укыту өчен) белем алучы студентлары арасыннан массажчылар катнашты.

«Абилимпикс-2022» программасында мастер-класслар да бар иде. «Нефтехимик» футбол клубы массажисты Булат Хафизов, «Абилимпикс - 2020» көмеш призеры - «Рубаха» коммерцияле булмаган автоном оешмасының инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәге массажисты Илдар Миңнегулов массаж ясау серләре белән уртаклашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Массажист» компетенциясе буенча «Абилимпикс–2022» һөнәри осталыкның региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Белгеч категориясендә 1нче урынга Шәехов Павел Александрович, студентлар категориясендә Матвеев Анатолий Александрович лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International